- 18.07.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Әгерҗе районы, Девятернә авыл хуҗалыгы территориясендә 600 квадрат метр җирдә чүплек барлыкка килгән, дип хәбәр итә ТР «Россельхознадзор» идарәсе. Бу хуҗалыкта җирләргә тиешенчә ашлама кертелмәү буенча да хилафлыклар ачыкланган, җирнең туклылыгын күрсәтүче агрохимик тикшерүләр дә булмавы мәгълүм булган. Девятернә авыл хуҗалыгы башлыгы Ф.Йосыповка закон тарафыннан билгеләнгән срок эчендә булган кимчелекләрне бетерергә кушылган. Адым саен чүплек булганда, Татарстан чигендә, Удмуртия кырыенда торган районны барып күрүләре генә сораулар тудыра.
Комментарии