- 18.07.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2013 елның 1 февраленнән җырчылар үзләренең фонограммага җырлавын алдан кисәтергә тиеш булачак. Мондый кисәтү булмыйча, концертта фонограмма кулланылса, оештыручыларга берничә йөз мең сум штраф түләргә туры килергә мөмкин. Хәзер «фанера» концертлар оештырган өчен штраф 1-3 мең сум тәшкил итә. Яңа закон бу сумманы 133 тапкыр арттырган. Кулланучы концертка барганда ук нинди сыйфатлы әйбер өчен түләвен белергә, ә сәхнәдә йөрүчеләр арасында талантлы кешеләргә конкурентлык мөмкинлеге зуррак булырга тиеш, дип саный Федерация Советы әгъзасы Евгений Тарло.
Комментарии