- 19.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан прокуратурасы республиканың оборона предприятиеләрендә тикшерү үткәрмәкче. Республика прокурорының ярдәмчесе Равил Вахитов белдергәнчә, алардагы мәгълүмат буенча, әлеге оешмаларда законсыз рәвештә уен автоматлары җыялар икән. Оборона предприятиесе моның өчен бик җайлы – анда теләсә кем кереп йөри алмый.
Комментарии