Коррупциягә каршы чара

Коррупциягә каршы яшьләр­нең Кремль яклы «Наши» хәрәкәте оештырган чарада Мәскәүдә 50 меңләп кеше катнашты. Яшьләр Русиянең башка төбәкләреннән бу чара өчен Мәскәүгә махсус китерелде. Чара «Стоп, коррупция!» исемле яшьләр комитетын төзү карары белән тәмамланды. Пикет вакытында оппозициядәге «Солидарность» хәрәкәтенең өч активисты тоткарланды. Алар урам җыенында катнашучыларга Халык иреге партиясенең «Путин. Коррупция» исемле чыгышын таратып йөргән булган.

Комментарии