- 19.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казан Кремль замана белән бергә атлый. Хәзер бирегә килгән кунаклар тарихи биналар турындагы мәгълүматны гидтан гына түгел, ә үзләренең кесә телефоннарыннан да карап укый ала. Күптән түгел Кремль җитәкчелеге тыюлыкка кергән 22 бинага QR код беркетеп чыкты. Бу технология японнарда киң таралган. Русиядә исә моңа игътибар юк диярлек. Казан Кремле, беренчеләрдән булып, әлеге системаны куллана башлаган. Һәрбер тарихи бинага япон иероглифларына охшаган тамгалар ябыштырылган. Шуны кесә телефоныңа төшереп алу да җитә – әлеге бина турындагы барлык мәгълүматны рәхәтләнеп телефоннан укырга мөмкин.
Комментарии