Батыр әби

Түбән Кама районының бер авылында гөмбә җыярга дип чыгып киткән 82 яшьлек әби урманда адашып, 3 көн буе юлны таба алмаган. Хатынның югалуын туганнары абайлап ала. Алар коткаручыларны һәм кинологларны чакыра. Әле алар да әбине ике көн эзлиләр, тик барыбер таба алмыйлар. Аны башка гөмбәчеләр табып ала. Әби больницага барудан баш тарткан. Урманда булганда инештән су эчүен һәм бары тик көндезләрен генә йоклавын сөйләгән.

Батыр әби , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии