Австрия якыная

Казанда Австриянең визалар үзәге ачылачак. Ә киләсе елның башында ул Уфада да эшли башлаячак. Арадашчы вазыйфасын ширкәте башкара. Ул тиешле документларны кабул итеп, аларны Мәскәү консуллыгына җибәрәчәк һәм кәгазьләр каралганнан соң, аларны кире кайтарачак. Виза алу өчен, 35 евро, аңа өстәмә рәвештә, 26 евро сервис җыемын түләргә кирәк.

Комментарии