Дөньяда 1,6 млрд мөселман

Җанисәпләр, сораштырулар һәм халыкны теркәүләр мәгълүматларына нигезләнүче яңа бер хисап дөньяда кайсы дин кешеләренең күпме булуын күрсәтә. Вашингтондагы Pew Research Center чыгарган бу хисапка караганда, 2,2 миллиард кеше, ягъни җир шарындагы халыкның өчтән беренә якын өлеше үзен христиан дип атый. Икенче урында мөселманнар. 1,6 миллиард кеше үзләренең ислам динендә булуын белдерә. 1,1 миллиард кеше үзләренең бер дин белән бәйле булмавын белдергән.

Комментарии