Катнаш никах кими

Татарстанда бу елның 11 аенда рәсми язылышып корылган гаиләләрнең 21 проценты милләтара гаиләләр булган. Бу турыда Татарстандагы ватандашларны теркәү идарәсе хисабында белдерелә. Шул чор эчендә Татарстанда барлыгы 31 мең чамасы яңа гаилә теркәлгән. Бу сан узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2 меңгә диярлек кимрәк.

11 ай эчендә 14 меңләп пар аерылышкан. Аерылышучылар саны узган елның шул чорындагыдан 5,3 процентка артыграк.

Комментарии