- 20.02.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Голос» проектында җиңү яулаган Динә Гарипова Русиядән «Евровидение»гә җибәреләчәк, ул швед шәһәре Мальмада узачак дигән мәгълүмат бик күп матбугат чаралары аша халыкка барып иреште инде. Хәтта аның «What If» исемле җыр башкарачагын да хәзер бөтен кеше белә. Әмма бу хәбәрнең генә каян чыгуы билгесез, чөнки бу хакта Динә үзе дә интернеттан гына укып белгән. «Мин шулай булыр дип өметләнгән идем инде, ләкин «Евровидение»гә рәсми чакыру алганым юк әле», – ди җырчы үзе.
Комментарии