Митингчыларга штраф салганнар

18 мартта Казанда полиция золымына каршы митинг оештырылды. Анда 10 кеше тоткарланды. Икесен соңрак хастаханәгә илттеләр һәм алар шуннан өйләренә кайтып китте. Максат Хәкимов белән Борис Бегаев хәлиткеч тавышлары булган сайлау комиссияләре әгъзалары булса да (канун буенча аларны 27 мартка кадәр кулга алырга ярамый), аларны да кулга алганнар, тик төнлә иреккә чыгарганнар. Кулга алынганнарның эшләре бу сишәмбедә судта каралды. Иван Реут һәм Михаил Шаровка берәр мең сум штраф салынды, – дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.

Комментарии