- 20.03.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Сишәмбе көнне булган һава торышы Казанда электр транспорты йөрешен тоткарлап, троллейбус бөкесе китереп чыгарды. Ленин һәм Киров дамбаларында торган троллейбуслар, электр чыбыклары юеш боз белән каплану нәтиҗәсендә, хәрәкәтне дәвам итә алмады. Мондый гадәттән тыш хәлнең әлегәчә Татарстанда күзәтелгәне булмаган.
Электр линиясен боздан чистарту өчен 5 авария бригадасы җибәрелгән. Башта алар резин җайланмалар белән электр линиясен чистартырга тырышса да, булдыра алмаган. Соңыннан, перчаткалар киеп, бозны кул белән кубара башлаганнар, ләкин чистартып ерак та китәргә өлгермәгәннәр, юеш кар һәм яңгыр явып тору сәбәпле электр линияләре яңадан боз белән капланган. Нәтиҗәдә, троллейбуслар кире кайтырга мәҗбүр булган.
Комментарии