- 20.03.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда сәләтле балалар өчен интернатлар челтәре булдырылачак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Әлеге проектны эшләүчеләр Татарстанның ун районында гуманитар һәм табигый фәннәр өчен лицей һәм гимназия-интернатлар булдырылачагын сөйләде. Шушы уку йортларында Татарстанның һәм Русия төбәкләренең югары сыйныфында белем алучылар укый алачак. Мондый челтәрләр югары белемле, иҗади яктан үсеш алган һәм көндәшлеккә сәләтле балаларны системалы әзерләүне истә тота.
Комментарии