Утсыз да калдык

Начар һава шартлары аркасында Татарстанның 9 районында 40 меңнән артык кеше утсыз калган. Төгәлрәге, 88 авыл, 29 социаль мөһим объектта ут булмаган. МЧС хәбәр итүенчә, бу хәл электр линияләренә боз катып, алар авыраеп өзелү нәтиҗәсендә булган. Шулай ук шушы көннәрдә һава бик суытачак, –16 градуслы суыклар булачак, дип хәбәр итә метеорологлар.

Комментарии