Законсыз штраф

Казан прокурорлары шәһәребездәге автобус өчен бүленгән аерым юлны законсыз дип тапты. Башкарма комитет автобуслар өчен юл бүлеп, карарын чыгарган чыгаруын, ләкин аны кайсы да булса матбугат чарасында бастырып чыгарырга оныткан. Ә карар, матбугат чарасында басылмый торып, үз көченә керми. Димәк, машина йөртүчеләрнең моңа кадәр автобус юлына кергән өчен түләнгән штраф акчаларын кире кайтарып алу мөмкинлеге бар. Ләкин бу соңгы өч көндә алар инде законлы санала, чөнки бу карар басылып чыгарга өлгерде.

Комментарии