Яшәү кыйммәтләнә

Татарстанда ипи, тиздән ким дигәндә, 15 процентка кыйммәтләнәчәк. Иң популяр беренче сортлы «Сельский», «Дарницкий», «Пшеничный» социаль сортларына да 3 сум 30 тиен артыграк түләргә кирәк булачак. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахмәтов ашлыкка бәя арттыруда инвесторларны гаепләде. Аны халыкка сату хакы төрле урында төрлечә, хуҗалыклар министрлык биргән тәкъдимнәрне үтәми.

Ипи бәяләре уңыш түбән булу аркасында гына кыйммәтләнми, аңа энергоресурсларга хаклар күтәрелү дә сәбәп булып тора.

Комментарии