Балалар алышынган

Чаллы шәһәренең бала табу йортында балалар алышынган. Бу җәйдә ике хатын бер үк вакытта диярлек кыз бала тапкан. Бер анага баласының 2800 грамм булып тууын әйткәннәр һәм азактан 3300 граммлы баланы китергәннәр. Икенче анада шуның нәкъ киресе булган. Азактан хатыннар бу шикне бер-берсенә сөйләп, ДНК-анализ ясатканнар һәм шикләре расланган. Аналарның берсе – Людмила Трофимова әйтүенчә, кызлар тышкы яктан да бик аерылып торган. Ата-аналар тикшерүчеләргә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта бу хәлнең килеп чыгуына гаепле булган кешеләр эштән азат ителгән дип хәбәр ителә.

Комментарии