Аракы урлыйлар

30 яшьлек ир, бер үк кибеттән, өч мәртәбә исерткеч эчемлек урлаган. Беренче очрак узган ел 18нче декабрьдә була. Габсәләмов урамында урнашкан кибеттән 3 мең сумлык алкоголь урлана. Ике көннән шул ук кибеттә кабат караклык – бу юлы 1700 сумлык исерткеч эчемлек югала. Өченче очрак быелның 5нче гыйнварында була. Тагын спиртлы эчемлек гаиб була. Шушы хәлләрдә шикләнелеп, 1984нче елгы егет кулга алына. Ул инде элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган икән. 158нче маддәнең беренче бүлеге буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.

Комментарии