Татарча сөйләшик

26нчы апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә Казанның Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уза. Әлеге уңайдан биредә тере тавышка концерт, кеше зурлыгындагы татар хәрефләреннән күргәзмә оештырылачак, татарча-русча сүзлекләр таратылачак, төрле бәйгеләр үткәреләчәк. Чара быел унынчы мәртәбә оештырыла. Шул уңайдан катнашучыларны сюрпризлар көтә. Чара 15.00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Акциянең гала-концертында «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак.

Комментарии