Имтиханнар якыная

25 майда 19622 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау шалтыраячак һәм ике көннән аларны урыс теленнән иң беренче дәүләт имтиханы көтә. Быелгы бердәм дәүләт имтиханының беренче дулкыны 27 майдан 19 июньгә кадәр узачак. Аңа Татарстанда 110 махсус урын бүленгән. Шуларның 80е – Казанда. Һәр фәннән имтихан сәгать 10да башлана. Математика, физика, әдәбият, информатикадан имтихан вакыты 3 сәгать 55 минут булса, урыс теленнән – 3 сәгать тә 30 минут, биология, география, химия, чит телдән – 3 сәгать.

Быелгы абитуриентлар саны узган елдагыдан 2 меңгә азрак. Бюджет урыннар 16 мең студентка дип исәпләнгәннән чыгып фикер йөртсәк, чыгарылыш сыйныф укучыларының нибары 3 меңе генә үз хисабыннан укыячак.

Комментарии