- 21.05.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
19 майга каршы төндә Алабуга районы Покровское авылы янында 5 урынлы «Николь Фаворит» катеры яна. Күмергә калган кисәкләрне аралаганда, 13 һәм 7 яшьлек малайларның үле гәүдәләре табыла.
Чулман елгасындагы бер утрау янәшәсендә булган һәм 10 квадрат метр мәйданга зыян салган бу янгынның килеп чыгу сәбәбе – ут белән саксыз шаяру дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр дәүләт идарәсе матбугат хезмәте.
Комментарии