Мәскәүдә укучылар конференциясе

Мәскәүдә яшәүче, «Безнең гәҗит» газетасының да даими авторы Мөхәммәт Миначевның «Мишәрләрнең топонимик сүзлеге» («Топонимический словарь мещеры») китабы буенча укучылар конференциясе оештырыла.

100 ел элек татарлар иң укымышлы милләт саналган. Русия империясендә китап саны буенча, урыслар һәм латышлардан кала, татарлар өченче урында булган. Юкса, татарлар китап нәшер итүгә рөхсәтне 1870нче елларда гына ала. Ә инде 40 елдан татарлар бу эшләре белән Украина, Белоруссия, Грузия, Әрмәнстанны узып китә, Русия империясендә яшәүче башка халыкларны әйтеп тә торасы юк.

100 ел элек шулай булган, әмма кызганыч, бүгенге яшь буын арасында татар китабын укучылар кими бара, чөнки милли мәгариф урысныкы белән алыштырыла. Мондый шартларда татарлар үзләре активлык күрсәтергә тиешләр. Балаларыбызны ана телебезгә өйрәтү, татарча китапларга мәхәббәт тәрбияләү һәр татарның изге бурычы…

Кыскасы, Мәскәүнең Әсәдулла йортындагы китап кибетендә узасы укучылар конференциясендә бу хакта җитди сөйләшү булыр дип уйларга кирәк. Анда яңа сүзлек авторы Мөхәммәт Миначев үзе дә катнаша, укучыларның сорауларына җаваплар бирәчәк. «Павелецкая», «Новокузнецкая», «Третьяковская» метро станцияләреннән бер тукталыш трамвай белән, «Вешняков» тыкрыгына кадәр барасы. Башлана 24нче майда 15 сәгать 30 минутта.

Комментарии