- 21.09.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Әгерҗе районында Кызыл наратлык урманчылыгы территориясендә казу эшләре алып барганда Сарапулда яшәүче 47 яшьлек кеше күмелеп калган. Аның белән булган ике ярдәмчесе аны тартып алырга тырышкан, әмма булдыра алмаганнар, чөнки ир-ат6 метртирәнлектә булган. Чокыр төбендә ул чиләкләргә туфрак тутырган, ә ярдәмчеләре өскә чыгарып торган. Дөрес булса, алар биредә кайчандыр бу урынга төшкән метеорит калдыкларын эзләгән, казучыларның сүзләре буенча ул зур кыйммәткә ия икән. Башка версия буенча, аларның, имештер 18нче гасырның икенче яртысында бу урында Емельян Пугачев гаскәрләре яшергән алтынны эзләве дә ихтимал.
Комментарии