- 21.11.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
15 ноябрьдән бирле Казанның үзәгендә 15 эвакуатор эшли. Алар дөрес урынга куелмаган машиналарны армый-талмый чүпли. Эвакуаторлар 4 көн эчендә 320 машинаны штраф-стоянкага алып барып «бушатырга» өлгергән инде. 12 йөк машинасының тәгәрмәчләрен «блокировать» итеп куйганнар. Тагын 370 машина хуҗасы, эвакуатор машинаны төяп маташканда йөгереп килеп, штраф протоколына ия булган.
Комментарии