Казахстанда чуалышлар

президенты Яңаүзән шәһәрендә 20 көнгә гадәттән тыш хәл тәртибе кертте. Рәсми хәбәрләргә караганда, Яңаүзәндә чуалышларда 11 кеше һәлак булган, сиксәннән артык кеше яраланган. Интернетта исә корбаннарның күпкә артыграк булуы турында хәбәрләр бар. эчке эшләр министрлыгы, чуалышларны эш ташлаган өчен эштән куылган нефтьчеләр башлаган, дип белдерә. Шәһәргә авыр хәрби техника китерелде. Полиция утлы корал һәм күз яшьләндерү газы кулланган. 70ләп кеше тоткарланган.

Казахстанда кайбер интернет сәхифәләр, шул исәптән Twitter Яңаүзән хәлләреннән соң ачылмый.

Комментарии