- 22.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган ел Казанның “Локомотив” комлыгында 16 яшьлек Марсель Хәйруллинның баланы коткарып, үзе батып үлүе хакында хәбәр иткән идек. Мәрхүмнең туганнары июнь аеннан бирле сабыйларының гомере өзелү өчен җаваплыларны эзли. Ләкин әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылмады. Ахыр чиктә, үсмернең туганнары комлык өчен җаваплы “Водоконал” җәмгыятен судка биреп, 3 миллион сум күләмендә әхлакый зыян компенсациясе алмакчы иде. Ләкин дүшәмбедә хөкемдарлар җаваплылыкны суда батучыларны коткару хезмәтенә йөкләде. Әлеге оешма Марсельнең туганнарына 170 мең сум түләргә тиеш булачак.
Комментарии