- 22.11.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Бу атнаның сишәмбесендә, төш вакытында, башкалабызның Сара Садыйкова урамында тагын бер шартлау булды. Бу фаҗигале хәлнең кулдан ясалган шартлаткыч аркасында килеп чыгуы билгеле. Нәтиҗәдә, элек тә шартлаткычлар ясавы өчен хөкем ителгән бер ир-ат һәлак булган. Аның хатыны да зыян күргән. Бу ир үз-үзенә кул салырга теләмәде микән, дип шикләнә полиция хезмәткәрләре.
Комментарии