Череп байыйбыз

1 гыйнвардан башлап ана капиталы күләме артты һәм элек ул 387 мең 640 сум булса, хәзер 408 мең 960 сум тәшкил итә. Димәк, 5,5%ка артты дип аңларга кирәк. Әгәр кайсы да булса ата-ана ул капиталдан файдаланырга өлгермәгән яки ниндидер өлеше калган икән, бу сумма да 5,5%ка артып индексацияләнәчәк. Русия Пенсия фондының Татарстан республикасы бүлеге идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов Министрлар кабинетында булган брифингта шулай дип белдерде.

Шулай ук 1 февральдән пенсияләр дә арта. Ел дәвамында пенсия күләме нәкъ ике тапкырга артыр дип көтелә. Бүген аның уртачасы 8 мең 733 сум булса, 1 апрельдә социаль пенсияләр 5,1%ка индексацияләнгәч, ул хәтта ки 9 мең сумнан да артып китәчәк дип вәгъдә итәләр.

Комментарии