- 23.01.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Хабаровск шәһәрендә бер ирне, 14 йортны яндыруда гаепләп, судка биргәннәр. Ул шәһәрнең бер районындагы иң иске, агач түбәле йортларны сайлап, шуларга петарда ташлап йөргән. Һәр төн эчендә ул 2-4 йортны яндырган. Бер йорттан килгән зыян 3,5 мең сумнан башлап, 4,5 млн сумга кадәр бәяләнә. Һәр җинаяте өчен ул 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Комментарии