- 23.04.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Март азагында Казанның үзәк стадионында «Рубин» белән «Локомотив» футбол командасы уены алдыннан «Голос» тапшыруында икенче урынны алган Эльмира Кәлимуллина башта Русия, ә аннары Татарстан гимнының татарчасын башкарган иде.
Татарстан гимнының татарчасы яңгырый башлагач «Локомотив» җанатарлары бүлегендә утыручылар протест белдереп бар көчкә сызгыра башлады.
Моның өчен «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Локомотив»ны Татарстан прокуратурасына шикаять итте. «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, бу көннәрдә аларның шикаятенә җавап килгән һәм анда бу хатның Казанның Вахитов районына җибәрелгәне әйтелә, дип хәбәр итә «Азатлык» радиосы.
«Бу татар телен кимсетү булып тора һәм бу гамәлләрдә без милләтара низаг тудыруны күрәбез, шул сәбәпле «Локомотив»ны штрафка тарту, җинаять эше ачу кирәк дип саныйбыз», дигән Нәбиуллин.
Комментарии