- 23.04.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Техник фәннәр докторы, пенсиядәге полковник, җәмәгать эшлеклесе, язучы Зәки Зәйнуллинның өенә Экстремизмга каршы тору үзәгеннән ике полиция хезмәткәре килеп тикшерү эшләре өчен алып китәргә теләгән. Аның хәле бик нык начарайгач, улы Зөфәр ашыгыч ярдәм чакырган. Зөфәр әфәнде әйтүенчә, полиция табибларга да басым ясап, Зәки аганы алып китәргә теләгән.
«Звезда Поволжья» газетасында Зәйнуллинның «Русия татар күзлегеннән» дип аталган мәкаләсе басылган иде. Автор бу язмасында Русиянең бүгенге хәлгә төшү сәбәпләрен ачты. Илдәге тәртипсезлек һәм иң яман күренешләрне 12 кисәккә бүлеп күрсәтте ул.
Комментарии