- 23.06.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда икенчел торакка бәя акрынлап кими башлаган. Март аена кадәр бер квадрат метрның бәясе 68,6 мең сум булган. Апрель аенда 1,6 процентка кимеп, 67,5 мең сумга калган. Июнь аеннан башлап, икенчел торакка бәяләр бер квадрат метрга уртача 65,9 меңне тәшкил итә. Бәяләрнең арзанаюын белгечләр икенчел торакны тәкъдим итүчеләрнең саны арту белән бәйләп күрсәтә. Чөнки кулланылышка күпләп өр яңа фатирлар кертелә. Халык күбрәк яңа фатирларга өстенлек бирә икән. Шулай да, торакка бәяләрнең моннан да артык арзанаюын көтәргә кирәкми, ди белгечләр.
Комментарии