- 23.09.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт Шурасы Рәисе
Хәйрулла улы Фәрит Мөхәммәтшинга
Казан шәһәре Аксакаллар Шурасы идарәсеннән
Мөрәҗәгать
Хөрмәтле Хәйрулла улы Фәрит кардәш!
Массакүләм мәгълүмат чыганакларында һәм дә төрле сәяси фиркаләрдә дә «Сугыш чоры балалары» мәсьәләсе яңгыраш таба.
Чынлап та сугыш чорында ачлык-ялангачлыктан исән калганнар завод-фабрикаларда эшләп, авыл хуҗалыгындагылары бихисап салымнар түләп, хәрби хезмәттә дә өчәр-бишәр ел хезмәт итеп, дәүләт иминлеген тәэмин иттеләр, җимерелгән илне торгыздылар.
Бүгенге көндә шул буын олыгаеп «кыргый капитализм» чорында үзләре матди ярдәмгә һәм әхлакый яклауга мохтаҗ. Шул сәбәпле Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт Шурасы тарафыннан «Сугыш чоры балалары» дигән дәрәҗәне канунлаштыру, безнең фикеребезчә, зарури.
Казан шәһәре Аксакаллар Шурасы идарәсе утырышында 3нче сентябрьдә кабул ителде.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре Аксакаллар
Шурасы баш рәисе.
Комментарии