Автобуслар узыша

Казанда 5нче һәм 33нче маршрут автобуслары бәрелешкән. Аларның маршрутлары кисешә, шуңа күрә алар, тукталышта торган пассажирларны күбрәк утыртырга теләп, үзара узышкан. «Ярыш» күңелсез тәмамланган. Бәхеткә, зыян күрүче булмаган, тик берничә сәгатькә зур гына бөке хасил булган.

Комментарии