Озын куллы таксист

Казанда 53 яшьлек таксист салмыш клиентының 48 мең сум акчасын урлаган. Корбан – Чувашстан кешесе. Ул Казаннан Чувашстанга кайту өчен такси чакырткан, машинада барганда туктаусыз исерткеч эчемлек кулланган. Исерек ирнең кесәсеннән акча янчыгы төшеп калганын күреп, таксист аны үз кесәсенә шудырган. Полиция вәкилләре урланган акчаны иясенә кайтарып биргән, ә таксистка карата җинаять эше кузгатылган.

Комментарии