- 24.01.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Лениногорск шәһәрендәге «Кикс» кафесында ял итүчеләр арасында башланган бәхәс полиция чакырту белән тәмамланган. Күңел ачу бинасыннан чыгып барган 27 яшьлек егет 32 яшьлек ир-атка ташлана. Сугыша башлагач, «Самсунг» кесә телефонын да талап ала. Моны күреп алган кафе хезмәткәрләре тревога төймәсенә басып, экипаж чакырталар. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре талаучыны кулга алып, кизү бүлегенә озатты. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше ачылды.
Комментарии