Тиз ашасаң, җиңәсең

Казанның бер сәүдә-күңел ачу үзәгендә сәер конкурс узды. Анда тизлеккә суши һәм ролл ашау ярышы булды. Шәһәр чемпионатында катнашучыларга 1 тоннага якын япон ризыгы әзерләгәннәр иде. Чемпионатның җиңүчесе бер ресторанда ярты ел буе бушка суши ашарга йөри алачак. Икенче һәм өченче урын яулаганнарга 4 һәм 2 айлык абонемент тапшырылды. Мондый чемпионат Казанда әле беренче тапкыр гына үтте.

Комментарии