- 24.03.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Дәүләт хезмәткәрләре һәм аларның гаиләсенә даруларны бушлай яки 50 процент ташлама белән алу мөмкинлеге тудырыла. Кайчандыр дәүләт хезмәтендә эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан кешеләр дә шундый ук хокукка ия булачак. Моңа кадәр бушлай дарулар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш хәрәкәтендә катнашучыларга, Ленинград госпиталендә эшләүчеләргә, Чернобыльдәге һәлакәт аркасында инвалид калучылар һәм шунда радиация тәэсиренә эләгүчеләргә, СССР һәм Русия геройларына, концлагерь тоткыннары һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә генә бирелгән.
Комментарии