Машина номеры үзгәрә?

Русия ЮХИДИ идарәсе машина номерлары алуга бәйле рәвештә җитди реформалар уздырырга киңәш итә. Беренчедән, машина номерын автосалоннан ук алу мөмкинчелеге булырга тиеш, ди алар. Икенчедән, машинаны теләсә-кайсы ЮХИДИ идарәсендә исәпкә куярга мөмкин булуы да сорала. Бу әлегә үз регионың чикләрендә генә эшләнә ала. Ә менә регион номерларын исә бөтенләй бетермәкчеләр. Ул очракта машина номеры 4 хәрефтән һәм 4 саннан торачак. Болар белән беррәттән «матур» номерлар сатуны гамәлгә кертү дә күздә тотыла.

Комментарии