- 24.05.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
20 май көнне хоккей җанатарларын шатландырган һәм сокландырган вакыйга булды – алкалы хоккей буенча Русия җыелма командасы, Словакия җыелмасын тар-мар итеп, дөнья чепионатының алтын медальләрен яулап алды.
Әйе, безнекеләр җиңде, һәм ничек итеп бит әле! 10 уенның унысы да безнең файдага төгәлләнде һәм бу – хоккей тарихында феноменаль күренеш.
Бу җиңү без, ягъни Татарстан хоккее җанатарлары өчен икеләтә шатлыклы булды, чөнки команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов – үзебезнең кеше. Шулай ук команда капитаны Илья Никулин – «Ак Барс» уенчысы.
Әлеге чемпионатның истә калырдай яклары да күп булды. Русия хоккейчылары, дөнья чемпионатының узган финал уенында Чехиягә җиңелеп ике ел узгач, нихаять, чемпионлык титулын үзләренә яңадан кайтаруга иреште. Русия җыелмасы әлеге турнирда дүртенче тапкыр җиңүче булды, ә инде СССР вакытындагы җиңүләрне дә кушып санасак – 26 тапкыр чемпион булдык.
Хәтта алкалы хоккей уенының туган ягы саналган Канада җыелмасы да бары тик 24 тапкыр гына чемпион була алган.
Һәр уен үзенчәлекле һәм киеренке булды, безнекеләр бар уеннарда өстен чыкса да, бу җиңүләр җиңел генә бирелмәде. Мәсәлән, финал уенының беренче минутында ук словаклар безнең капкага алка кертеп куйды. Әмма безнекеләр югалып калмады,10нчы минутта ук исәпне тигезләүгә ирештеләр – Александр Семин төгәл эш итте.
Әлеге финал матчын ике тигез өлешкә бүлеп карап була. Беренче период һәм икенче периодның яртысында бозда киеренкелек хөкем сөрде. Икенче өлеше исә, 26нчы минутта Александр Пережогин һәм 33нче минутта Алексей Терещенко керткән алкалардан соң матчның тизрәк төгәлләнүен һәм Русия җыелмасының чемпион калу минутларын түземсезләнеп көтү вакыты булды.
Финал сиренасы яңгыраганда таблодагы исәп инде безнең файдага 6:2 иде. Шушы минутларда хоккейчылар һәм җанатарларның шатлыклы рухы тышка бәреп чыкты, бөтен ил бәйрәм итәргә кереште.
Чемпионат тәмам, исәп билгеле, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте.
Иң беренче күзгә ташланган әйбер – ул хоккейчыларның мотивациясе искиткеч югары булуы. Бер генә уенда да көндәшләргә җиңү мөмкинлеге калдырмау, финал уенында Словакияне зур исәп белән тар-мар итү хоккейчыларның осталыгыннан, җиңүгә теләк бик зур булуыннан, һәм әлбәттә, бәхет елмаюдан да тора.
Баш тренер Зиннәтулла Хәйдәр улының дөньякүләм дәрәҗәдәге белгеч булуына тагын бер кат инандык, ә бит турнир алдыннан ул сайлаган юлны тәнкыйтьләүчеләр бик күп иде. Ул әлеге сүзләргә игътибар итмәде, бары тик: «Вакыт күрсәтер», – дип кенә җавап бирә иде. Менә хәзер ул сайлаган юлның дөреслеген уен нәтиҗәләре һәм алтын медальләр бик ачык итеп күрсәтеп тора. Билалетдинов әлеге чемпионаттан алган тәэсирләре турында болай диде: «Вакыт безнең дөрес юнәлеш сайлавыбызны, дөрес эшчәнлек алып баруыбызны күрсәтте. Яшь уенчылар әлегедәй турнирларда чыныгу алырга тиеш, без бу юнәлештә эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Бу сезон минем өчен бик кызыклы булды – мин Европа, Төньяк Америка хоккей мәктәпләрен үзебезнеке белән чагыштырып карый алдым. Әлбәттә, уеныбыз әлегә без теләгән дәрәҗәдә үк түгел, төзәтәсе, өйрәнәсе әйберләр бар, әмма ул турыда сөйләшми торыйк, башта ял итик. Мин уенчылардан бик канәгать», – диде ул.
Журналистларның:«Ак Барс» клубында һәм җыелма командада эшләрнең икесен берьюлы алып бара алыр идегезме», – дип соравына ул ышанычлы итеп: «Булдыра алыр идем», – дип җавап бирде.
Шулай итеп, Зиннәтулла Билалетдиновның Русия җыелмасына баш тренер итеп билгеләнүе, җыелма команданың яңа юнәлеш, яңа уен фәлсәфәсе сайлап алуының юкка булмавын күрә алдык.
Хоккейчыларыбыз бөтен дөньяга шундый мавыктыргыч һәм нәтиҗәле уен күрсәтеп Русия хоккееның дәрәҗәсен күтәрде, илебезне яхшы яктан дөньяга танытты һәм моның белән зур эш башкарды. Алга таба исә, безнекеләрнең төп максаты – олимпия уеннарында җиңү. Бу теләкләрнең дә тормышка ашуы насыйп булсын иде уенчыларыбызга.
Раил ИЛЬЯСОВ.
Комментарии