- 24.06.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда Клара Цеткин урамындагы тулай торакта никахсыз яшәгән гаиләдә бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, 25 яшьлек хатын-кыз ирнең эченә пычак кадый. Ханымга исерек иренең мырлавы ошамый. Яралы пычакны үзенең тәненнән алуын сорый. Болай эшләгәч, бик каты кан ага башлый. Шуңа да карамастан, табиблар белән хастаханәгә барудан ир баш тарта. Килеп җиткән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренә ул подъездда егылып, яраландым, дип ялганламакчы була. Эчәкләре яраланган ирнең исән калуына медиклар әле дә ышаныч бирә алмый.
Комментарии