- 24.08.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия вице-премьеры Сергей Иванов, очкычлар белән булган казалар ел башы белән чагыштырганда ике тапкырга артты, дип белдерде. Транспорт һәм элемтәләр хөкүмәт комиссиясе утырышында чыгыш ясап, 2011 елда 13 очкыч казасы булуны, 26 тапкыр очкычларның төрле хәлләргә юлыгуын әйтте. Быел очкыч казасында үлүчеләр дүрт тапкыр арткан һәм 81 кешегә җиткән.
Вице-премьер сүзләренчә, әлеге хәлгә төп сәбәпләр – очкычларның искерүе һәм зур булмаган һава ширкәтләренең финанс мөмкинлекләре чикләнгәнлек.
Комментарии