Юлда сак бул

Газетабызны басарга әзерләгән минутларда Казандагы Ершов урамында булган коточкыч юл һәлакәте хакында мәгълүм булды. Mazda машинасы, юлның сул як читенә бик якын барып, каршы яктан килүче Кiага бәрелгәч, үзе үк каршы як юлга очып чыккан. Анда ул ГАЗ-31105кә бәрелгән. Нәтиҗәдә, шартлау булган. Шул шартлау белән янәшә булган Волга машинасы пассажир автобусына һәм Fiat Albeaга да зыян китергән. Волга машинасы тулысынча янып беткән. ГАЗ-31105 машинасы йөртүчесе шартлаудан пешеп больницага озатылган.

 

Сүз уңаеннан, бу айда Татарстанда 376 юл һәлакәте булган. Шушы очракларның 120се республика башкаласына туры килә, дип хәбәр итә ТР ЮХИДИ идарәсе. Узган атнаның җомга-якшәмбесендә 54 һәлакәт булып, 4 кешенең гомере өзелгән һәм 71 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Комментарии