- 25.02.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Азатлык» Татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның туган көне уңаеннан һәм чечен-ингушларның илләреннән сөрелү көнен искә алып Казанда пикет үткәрде.
«Гаяз Исхакыйның тууына 136 ел тулды. Ул гомере буе татар халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, мирасын халыкка бүләк итеп калдырган бөек шәхесләрнең берсе. Ни кызганыч, бүген Казанда Гаяз Исхакыйга багышланган музей да, һәйкәл дә юк», дип белдерде «Азатлык» берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин.
«Азатлык» яшьләре Исхакый белән бергә чечен һәм ингушларның илләреннән куылуын да искә алды.
Комментарии