Канлы низаг

Казанда 7 яшьлек балалары каршында ир белән хатын пычаклы талаш оештыра. 38 яшьлек ир икенче хатын белән торырга чыгып китүен әйтеп, әйберләр җыеп йөри башлый. Хатыны кызып китеп, пычакка тотына. Ә яшь сөяркә ирне көтеп подъезд төбендә машинада утырган: полиция, ашыгыч ярдәм килүен дә күргән ул. Носилкага салынган яралы ирне күрүгә хуштан яза язган хатыннан шулай ук аңлатмалар алынды. Зыян күрүче 18нче хастаханәгә озатылды.

Комментарии