- 25.05.2016
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2нче июньдә кичке 6,30 сәгатьтә музыкаль теплоход Идел буйлап сәяхәткә чакыра. Җырчылар, шаян сүз осталары сезне 3 сәгать дәвамында биетер, көлдерер, бәйрәмегезне күңелле итеп оештырыр. Иделебез акчарлакларының уйнаклап очуын күзәтеп, язгы җилләр озатуында узачак бәйрәм күңелләрегездә онытылмаслык хатирәләр калдырыр. Билет хакы 600 сум. Белешмәләр өчен телефон: 89510653426.
Сер итеп кенә тагын бер хәбәр җиткерәбез: әлеге бәйрәмдә «Безнең гәҗит» журналистлары да катнаша. Димәк, музыкаль теплоходта «Безнең гәҗит»челәр белән дә очрашырга мөмкин булачак.
P.S. Моңа кадәр бу сәфәр планлаштырылып та, табигатьнең бозылуы аркасында рөхсәт ителмәгән иде. Бәйрәмдә катнашырга теләп тә, бара алмый калган укучыларыбыз алдында гафу үтенәбез.
Реклама хокукында.
Комментарии