- 25.06.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Левада фикер белешү үзәге Русия халкының кайсы илләрне дус, кайсын дошман итеп күрүен билгеләүче тикшерү үткәргән. Фикер белешү 23-27 май көннәрендә Русиянең 45 төбәгендәге 130 авыл һәм шәһәрдә яшәүче 1601 кеше арасында уздырылган. Нәтиҗәләргә караганда, Русия халкы илнең төп дошманы дип Кушма Штатларны (38%) күрә. Былтыр шундый ук фикер белешүдә катнашучылар Грузияне (41%) төп дошман итеп атаган булган. Быел бу ил 33% белән икенче урында. Кыскасы, фикер белешү Русия халкының Беларус, Казахстан, Кытайны – иң дустанә, АКШ, Грузия һәм Балтыйк илләрен иң дошман ил дип исәпләвен күрсәтә.
Комментарии