- 25.06.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чулман елгасының Иделгә коя торган өлешендә,10 гектармәйданда бик күп саранча табылган. Биредәге утрауларның берсендә балыкчылар йорты бар икән һәм бу корткычлар хакында нәкъ менә алар хәбәр иткән дә. «Русия авыл хуҗалыгы үзәге» Федераль дәүләт идарәсе җитәкчесе Таһир Хадеев әлеге утрауда һәр квадрат метрга 22-25 бөҗәк туры килүен әйтә. Бу инде аларның чамадан тыш артык булуын һәм куркыныч тудыруын күрсәтүче сан. Чистай районы оешмалары дельтапланнан корткычларны агуларга җыена икән, чөнки утраулар бу районнан 50 чакрым ераклыкта гына урнашкан һәм бөҗәкләр бу араны тиз арада узып, бик зур зыян салырга мөмкин.
Комментарии