- 25.09.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Азнакайның Зур Сукаеш авылында «Тамчы» балалар бакчасы территориясендә бер бала төлке күреп кычкыра башлаган. Төлкенең тешләрен ыржайтып балага якынлашканын күреп алган тәрбияче Венера Дәүләтова, йөгереп килеп, төлкене йоныннан күтәреп читкә ыргыткан. Хайван шул арада тәрбиячегә ташланып, аны берничә тапкыр тешләргә өлгергән. Соңыннан гына бу хайван, читтә йөргән этне күреп алып, аның артыннан йөгергән. Тәрбияче шул арада балаларны бакчага алып кергән.
Бу атнада Азнакай районы янгын саклау гарнизоны җитәкчесе, үз гомере бәрабәренә балаларны котырган төлкедән саклап калган тәрбиячегә бүләк һәм грамота тапшырды.
Шул ук вакытта Константиновка бистәсендә дә котыру авыруы таралуы турында хәбәр килеп иреште. Хәзер ул бистәдә МЧС һәм санэпиднадзор хезмәткәрләре эшли. Алар хайваннарга вакцина кадый һәм авыру хайваннарны эзли икән.
Арча районында да котырган төлкеләр үрчегән. Инде алардан зыян күргән берничә очрак теркәлгән. Төлке тешләгән маллар яндырылган, кешеләргә вакцина кадалган.
Комментарии