- 25.11.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Лаеш районы, Рождествено авылындагы бер шәхси йортта хат ташучы 85 яшьлек карчыкның үле гәүдәсенә тап була. Аның тәнендә бихисап кыйналган эз була, якында гына һөҗүм коралы – агач көрәк саплары да табыла. Җинаятьтә гаепләнеп, 15 һәм 25 яшьләрдәге ике егет тоткарлана. Бактың исә, алар карчыкның үзе генә яшәгәнен белеп, акчасын урларга кергән булган икән. Хатынны үтерергә уйламаганнар, тик ул каршылык күрсәтә башлагач, явыз гамәлләрен башкарганнар. Ахырда әбинең үлемтеккә дип җыйган 70 мең сум акчасын, бинокль, тонометр, кәрәзле телефон һәм радионы да алып чыгып киткәннәр. Полиция хезмәткәрләре тоткарлаганда, егетләрнең кесәсендә 23 мең сум гына калган инде. Егетләргә карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарии